Җомга, 29.03.2024, 08:56

Главная| Мой профиль | Регистрация| Выход| Вход
Озын Куак авыл сайтына рәхим итегез!
Сайтның менюсы
Мини-чат
200
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 22
 
Советлар Союзы Герое
Баки  Сибгатулла улы Рахимов
 

Баки РахимовБаки Рахимов 1913 нче елда Озын Куак авылында туа. Дүрт яшендә вакытта аларның гаиләсе Яльчик районының Иш-Суринск авылына күчеп китә.

1921нче ачлык елында алар  Себергә-уңышлы урыннарга китәләр. Аннан соң яңадан   Яльчик районының Иш-Суринск авылына кайталар.

Колхозлар (совхозлар) оешыр алдыннан Рахимовлар гаиләсе ТАССРның Балтач районына күчеп китә.

Баки 15 яшеннән эшли башлый. Башта урман хуҗалыгында, аннары почтада эшли.

Утызынчы еллар башында авылдагы яшьләр партия һәм хөкүмәт чакыруы буенча   беренче бишьеллыкның күпсанлы төзелешләренә юнәлә. Шулай ук унҗиде яшьлек Баки Рахимов, ТАССРның Балтач районындагы авылы белән саубуллаша. 1930 нчы елда Ул тимер юл транспорты өчен эшче кадрлар әзерләүче  Юдинодагы ФЗУга укырга керә. Училищены бетергәннән соң, Баки машинист ярдәмчесе булып эшли башлый.

Ул берничә ел Казан тимер юлында поездлар йөртә.

Ә 1938 нче елда ул кинотасмалар җитештерү буенча  әле генә ходка җибәрелгән Казан фабрикасына слесарь булып эшкә керә. Тиз арада Баки үзен монда җаваплы эшче итеп күрсәтә. ФЗУда укыган вакытында ук инде слесарьлек буенча иң яхшы укучыларның берсе була ул. Шуның өстенә тимер юлда эшләгән вакытта аңа еш кына ремонт эшләрендә дә катнашырга туры килә.

Кызганычка каршы, Рахимовка фабрикада озак эшләргә туры килми. Илдә икенче бөтендөнья сугышы бара. Фашизм инде Европаны басып алган була һәм безнең илебезгә дә яный.

1939 нчы елның ахырында Фин агрессорлары тарафыннан Ленинград шәһәре куркыныч куркыныч яный   һәм нәтиҗәдә сугыш килеп чыга.

86нчы мотоукчылар дивизиясе составында Баки Рахимов сугышка китә. Яшь слесарь разведбатальон составында пулеметчы булып сугыша.

Күрсәткән батырлыклары өчен Рахимовка  Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу исемне алу минутларын герой күрә алмый, сугышларның берсендә геройларча һәлак була.

 

Аның батырлыгы үлемсез
 

Советлар Союзы Герое Баки Рахимов 1940нчы елда үлә. Язучы Ш. Ракыйповның “Герой эзләре буйлап”  китабын күпләр укыгандыр. “Герой эзләре буйлап” очеркында кызылармеец Баки Рахимовның батырлыгы беренче мәртәбә тасвирлана. Аңа СССРның Югары Советы Президиумы указы нигезендә 1940нчы елның 21нче мартында Койвисто-Бъерке утравы янындагы сугышта күрсәткән кыюлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.  Ләкин Бу югары бүләкне бирү хәбәре сугышчыга барып җитми: 1940нчы елның 3нче мартында ул Финляндия белән сугышны бетерү турындагы килешү төзелүгә ун көн кала тигезсез көрәштә һәлак була.

Кызыл Армиягә 22 ел тулган  көнне Койвисто-Бъерке утравын алу турындагы карар чыгарыла. Элеккеге 109нчы разведбатальонның операциясе уңыш китерми. Һәм комбат Васильев утрауны күзәтүне 15-20 кешелек төркем белән яңадан кабатларга була. Бары тик үзе теләүчеләр генә бара.

-   Мин беренче,- ди Васильев.

Икенче булып рәттән Баки Рахимов чыга. Алар анда чаңгылар белән баралар.

Разведчикларның  хәрәкәтләренең кискенлеге, каһарманлыклары һәм хәрби осталыклары ярдәмендә операция уңышлы килеп чыга. Бу сугышта Баки яралана һәм күп кан югалта.  Шуңа да карамастан ул, дошман утын үзенә  чакырып, пулеметтан атуын дәвам итә. Ул ак финнар белән тигезсез көрәш алып барган вакытта, аның иптәшләре саклану ноктасын чолгап алалар һәм шартлаталар. Шулай итеп дошманны басып алу башлана.

Геройның гаиләсе: хатыны – Мәрфуга Җиһаншина (Рахимова). 1938 нче елда өйләнешкәннәр. Кызы – Рәисә, улы – Рафаэль.

 
Улы – Рафаэль Рахимов
 
“Тасма” җитештерү оешмасының территориясендә мемориаль такта бар. Анда алтын хәрефләр белән: “Монда 1938-1940нчы елларда  Советлар Союзы Герое  Рахимов Б. С. эшләгән”, -дип язылган.

Һәркөнне  Рафаэль Бакиевич Бакиев, эшкә барганда, уйларында әтисе белән очраша. Ул мәктәпне бетергәннән соң, 23нче номерлы цехта кисүче булып эшли. Мондый эшчеләрне “Алтын куллар” дөрес характерлый. Юкка гына Рафаэль Баки улын биш елга үзенең тәҗрибәсен уртаклашырга ГДР га җибәрмәгәннәрдер. Тыйнаклык һәм оялчанлык – аның холкының төп билгеләре.

Рафаэль Баки улының хатыны Люба һәм ике баласы Руслан һәм Людмила белән бергә җыйган бик зур китапханәсе бар. Урыннардагы газеталарда басылган шигырләрендә аның якты һәм мәрхәмәтле җаны бик ачык чагыла.

Керү рәвеше
Архив записей
Календарь
«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Московское время
Статистика
Copyright Озын Куак © 2024