| Мәчет тарихы.
Беренче мәхаллә - агач , соборлы мәчет, халыктан җыелган акчага төзелгән. 1 катлы, озынлыгы – 9 саж., киңлеге – 3,5 саж.., биеклеге – 9,5 саж..Мулла Нуретдин Валеев 1886 нчы елда имам – хатыйб, мөгаллим итеп билгеләнә. Мәхәлләдә 19нчы гасыр ахырында 476 өй хуҗасы, 152 аксакал саналган.
1936нчы елда ЧАССРның башкарма комитет үзәге тарафыннан мәчетнең ябылуы раслана. Мәчетнең бинасы сакланмаган. 1901нче елда яңа мәчет ачу эше артыннан йөрү башлана. Яңа мәхәллә ачу рөхсәте белән мөрәҗәгать итү турындагы җыелыш була. Ләкин Сембер губернасы идарәсе 1902нче елның 7 июлендә бу үтенечне кире кага. Үтенечне кире кагуның сәбәпләре: акча булмау, урынының таләпләргә туры килмәве, авыл халкының күп өлешенең өйдә тормавы һәм ярлылыгы. Әмма берничә ел дәвамында авыл халкыннан яңа гаризалар килеп тора һәм 1906нчы елда яңа мәчет төзергә рөхсәт бирелә. 1905 нче елда Иш-Суринск авылы крестьяны Сибгатулла Абдрахманов мулла булып сайлана. Ул 1875 нче елгы, Казанда 1905нче елда 4 сыйныфлы шәһәр училещесын тәмамлый һәм шул ук елда имам –хатыйб, мөгаллим исеме бирелү турында Оренбург Рухи Магометан Җыенының таныклыгын ала.
1923 нче елда икенче мәхәллә мәчете төзелә. Ул агачтан, алты почмаклы, бер катлы, озынлыгы -9 саж., киңлеге – 3,75 саж., манара белән бергә озынлыгы – 10 аж..
1938нче елда ЧАССРның Югары советы президиумы тарафыннан мәчет ябыла һәм мәктәп итеп үзгәртелә. Мәчетнең бинасы сакланмаган, яңа мәктәп төзелгән.
| |