Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 16:07

Главная| Мой профиль | Регистрация| Выход| Вход
Озын Куак авыл сайтына рәхим итегез!
Сайтның менюсы
Мини-чат
200
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 22
Мәчет бүгенге көндә
 

      1990-1991 нче елларда яңа мәчет төзелә. (Мәхәллә №20). Ул ике катлы, беренче каты таштан, икенчесе агачтан, озынлыгы -9,5 саж., киңлеге – 3,75 саж., манара белән бергә озынлыгы – 9саж.. Мәхәлләдә 20 кеше. Имам – хатыйбы – Фәизов Рахимулла Шәфигулла улы. Ул 1929 нче елгы, 7 сыйныф белемле, 1990нчы елда Уфа мәдрәсәсен читтән торып бетерә.

    1999 нчы елда авылыбызның тыныч һәм матур почмагында икенче мәчет ачылды. (Мәхәллә №38). Мулласы – Даутов Ахмадулла Зәйдулла улы. 1935нче елгы, 9 сыйныф белемле. 2008нче елда мулла булып сйланган. Мәчет авыл халкыннан җыелган акчага төзелгән. Бинасы Сахалин һәм Колхоз урамнарына якын “Текә” елгасының яр буенда урнашкан.

     Мәчет - авылыбызның  иң абруйлы рухи үзәкләренең берсе. Менә 18 ел буе авыл мәчетләре яхшылыкка гына өйрәтәләр. Мәчет барлыкка килгәннән бирле, бер генә җомга да гыйбадәтсез узмаган.  Авыл халкының саны арта бара. Ә бу исә мәчеткә йөрүчеләр һәм Ислам традицияләре рухында тәрбияләнүчеләр  саны арта дигән сүз. Ислам бит ул – рухи мәдәният тә, традицияләр дә,  табыну да. Авылыбызның аксакаллары яшьләргә шуны тели: алар хакыбызының мәдәниятен, гореф – гадәтләрен һәм килеп чыгышын онытмасыннар иде. Шуның белән бергә аксакалларыбыз туган илебезгә мәхәббәт хисләрен тәрбияләргә тырышалар, чөнки алар кеше үзе яшәгән илне яратырга тиеш дип саныйлар.  Дин ул бөтенесе белән дә дус яшәүне аңлата. Авылның олы буын кешеләре яшьләрнең җомга намазына йөри башлауларына бик сөенәләр. Алар яшьләргә Ислам диненең нигезләрен өйрәнергә, мөселман дәресләренең нечкәлекләренә төшенергә булышалар.

    Алар һәрвакыт безнең яныбызда, Ходайдан авылыбыз өчен бары тик яхшы эшләр һәм хәбәрләр генә сорап, теләк телиләр.

     Безнең авылыбыз сайтын укучыларга без бәхет, уңышлар һәм тынычлык телибез.

  

     

Керү рәвеше
Архив записей
Календарь
«  Март 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Дусларыбыз
Московское время
Статистика
Copyright Озын Куак © 2024