Шимбә, 20.04.2024, 13:42

Главная| Мой профиль | Регистрация| Выход| Вход
Озын Куак авыл сайтына рәхим итегез!
Сайтның менюсы
Мини-чат
200
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 22
 
 

Салеев Ринат Ахмадулла улы.

         1965нче елның 5нче сентябрендә Омск шәһәрендә туа. Шул ук елның  декабрендә Ринатның  әти-әнисе туган авылларына Озын Куакка кайталар.

       1972нче елда Озын Куак урта мәктәбенә укырга керә һәм 1982нче елда аны тәмамлый.  Шул ук елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә һәм 1987 нче елда аны уңышлы тәмамлый.  1987-1991 елларда клиник ординатурада, аспирантурада ортопедия стоматологиясе кафедрасында укый. 1991нче елда кандитатлык диссертациясен яклый. КДМИның стоматология поликлиникасында ортопедия бүлеге мөдире, ассистенты булып эшли. 1993нче елда Казан шәһәренең 5нче стоматология поликлиникасына баш врач итеп билгеләнә. 1999нчы елда “экономист-менеджер”белгечлеге буенча КДТУ н тәмамлый. 2002нче елда докторлык диссертациясен яклый. Европа һәм Россиянең әйдәп баручы уку үзәкләрендә әзерлек үтә, ә 2003нче елда АКШ та практика үтә. 70тән артык басма эшнең авторы.

      Татарстан Республиканың атказанган табибы, югары квалификацион категорияле врач-стоматолог-ортопед, “иҗтимагый сәламәтлек һәм сәламәтлекне саклау” белгечлеге буенча югары квалификацион категориясе бар, 2003нче елдан ТР Стоматология Ассоциациясе вице-президенты, 2006нчы елдан Россия Стоматология Ассоциациясе вице-президенты.

       Хәзерге вакытта Казан шәһәре ООО “ 5нче стоматология поликлиникасы” ның генераль директоры, Казан дәүләт медицина университетының ортопедия стоматологиясе кафедрасы доценты.

     Өйләнгән, кызы һәм улы бар.

Керү рәвеше
Архив записей
Календарь
«  Апрель 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Дусларыбыз
Московское время
Статистика
Copyright Озын Куак © 2024