
1975нче елда Озын Куак авылында туа. 1992нче елда Озын Куак урта мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 1998 нче елда С. В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина университетының медико-профилактика факультетын уңышлы бетерә.
1998-2000 нче елларда КДМУ клиник ординатурасында “Иҗтимагый исәнлек һәм сәламәтлекне саклауны оештыру” кафедрасында белем ала. 2000-20003нче елларда КДМУның “ Иҗтимагый исәнлек һәм сәламәтлекне саклауны оештыру” кафедрасы аспиранты. 2001нче елдан шул ук кафедраның укытучысы.
1994-1998нче елларда ТР ның СМ ның Республика клиник хастаханәсенең күзләр бүлегендә медбрат, 2000-2001нче елларда ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы каршындагы аккредитацион-лицензион комиссиянең әйдәп баручы белгече, 2005-2006 нчы елларда ТР СМның Республика клиник инфекцион хастаханәсендә баш врачның поликлиникалар эше буенча урынбасары, 2006нчы елның ноябреннән бүгенге көнгә кадәр ТР СМның Республика медицина мәглүмати-аналитик үзәгендә баш врачның урынбасары. 2006 нчы елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Дәүләт идарә итү университетында стажировка үтә.
Эшләнгән кандидатлык диссертациясенең темасы “ В һәс С вируслы гепатитларының медико-социаль аспектлары һәм аларга профилактика үткәрүнең камилләштерү юллары”.
Хисамутдинов Ә.Н.- 47 басылган фәнни эшнең, монографиянең, методик әсбапларның авторы.
Өйләнгән, ике баласы бар.