Душәмбе, 06.05.2024, 21:07

Главная| Мой профиль | Регистрация| Выход| Вход
Озын Куак авыл сайтына рәхим итегез!
Сайтның менюсы
Мини-чат
200
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 22
 
  
 
Зәйнетдинов Рахимулла Арифулла улы.
 

         1961нче елның 10нчы августында Озын Куак авылында туа. 1978нче елда Озын Куак урта мәктәбен тәмамлый һәм шул ук елда Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының авыл хуҗалыгын механизацияләштерү факультетына укырга керә. 1983нче елда аны уңышлы бетереп, “Авыл хуҗалыгын механизацияләштерү” белгечлеге буенча инженер-механик квалификациясе алып чыга. Институтта  кызыксынып укый, төрле олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнаша. 1980нче елның маенда Новосибирскийда математика буенча үткәрелгән Бөтенсоюз олимпиадасында катнаша һәм икенче урын ала. 1982нче елның декабрендә “Авыл хуҗалыгын механизацияләштерү” белгечлеге буенча Идел буе этабында “Студент һәм фәнни – техник прогресс” Бөтенсоюз олимпиадасында катнаша һәм шулай ук икенче урын ала.

           Институттан соң  Ярослав өлкәсенең Борисоглебск районында инженер-механик булып эшли. 1984-85нче елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.  Армиядән соң  Батыр районының 4нче ПМКсына автомеханик булып эшкә керә, ә 1987нче елда Батыр райкомы комсомолының икенче секретаре итеп сайлана.

         1988нче елның декабреннән 1990нче елның октябренә хәтле Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының “Тракторлар һәм автомобильләр” кафедрасында ассистент булып эшли.

1991нче елның гыйнварында Ленинград Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены авыл хуҗалыгы институтының аспиратурасына укырга керә. 1995нче елда “Совершенствование технологии технического обслуживания топливной системы дизелей Раба-Манн путем обоснования допусков на регулировочные параметры” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1996нчы елдан  Ульяновск авыл хуҗалыгы институтының “Техник механика” кафедрасы ассистенты, 1998 нче елдан “Тракторлар һәм автомобильләр” кафедрасында өлкән укытучы, шул ук вакытта  Ульяновск дәүләт техник университетының “Автомобиль төзү һәм машиналар проектлаштыру нигезләре” кафедрасы доценты.

2001нче елдан бүгенге көнгә кадәр Санкт-Петербург дәүләт аграр университетының “Автомобильләр һәм тракторлар” кафедрасы доценты булып эшли.
   Зәйнетдинов Р.А. педагогик һәм фәнни-тикшеренү эше алып бара. Хәзерге моментта ул “Пешкәкле двигательләрдә җылылык куллану анализының теоретик нигезләре” дигән темага докторлык диссертациясе өстендә эшли. Аның 50дән артык фәнни мәкаләсе һәм методик әсбаплары дөнья күргән.
Керү рәвеше
Архив записей
Календарь
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҗҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Московское время
Статистика
Copyright Озын Куак © 2024